Терлек азыгы әзерләр чак җитте
27 май көнне, җаваплылыклары чикләнгән “Игенче”, “Таң”, “Алан”, “Агролак” ширкәтләрендә, “Әхмәтова Г. Ф.” һәм “Низамов М. Х” крестьян-фермер хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү техникасының яңа сезонга әзерлеге тикшерелде.
Үзара тикшерү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт идарәсе” дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Ришат Зарипов җитәкчелегендәге комиссия тарафыннан үткәрелде. Комиссия составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгын механикалаштыру бүлеге өлкән инспекторы Алмаз Корбанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илфар Баев, “Гостехнадзор”ның район бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров һәм “Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов эшләде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлек азыгы әзерләү сезонына әзерлеге баллар белән бәяләнде. Үзара тикшерү барышында терлек азыгы әзерләү комбайннарының, тагылма машиналарның төзеклеге белән беррәттән, механизаторларның эш киемнәре, аптечкалар белән тәэмин ителешенә, хезмәтне саклау мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелде.
Районда терлек азыгы хәзерләү техникасының яңа сезонга әзерлеге, комиссиянең эше турында “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
Фәнил Гаязов
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев