Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Төгәл һәм таләпчән белгеч

Альбина Мөхәммәтхан кызы Шәмәрдәнова район ветеринария берләшмәсендә ветеринар-санитар экспертизасы бүлеге җитәкчесе буларак 2007 елдан бирле хезмәт куя.

Аңа кадәр бер ел Күкчә ветеринария участогы мөдире булып эшли.

- Альбина үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкара торган хезмәткәрләрнең берсе, хезмәт тәҗрибәсе дә җитәрлек. Үзенә йөкләнгән бурычларны төгәл үтәүдән тыш, теге яки бу эшкә башлангыч та бирергә мөмкин, клиентларына үтә таләпчән. Соңгысы аның өчен бик мөһим сыйфат, аның вазифасында башкача була да алмый,” - дип, аның хезмәтенә бәя бирде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Габделмәүлет улы Гарипов.

Тумышы белән Тиләҗе авылыннан булган яшүсмер кызның Иске Җөри урта мәктәбен тәмамлаганда икеләнүләр, кая барасы, кайсы уку йортына укырга керәсе дигән сораулар уена да кереп карамый. Чөнки аның фикере күптән инде анык була: ул Казан дәүләт ветеринария академиясенә мал табиблары әзерләүче бүлеккә укырга керәчәк. Мәктәптә 4 һәм 5 билгеләренә генә укыган Альбина химия һәм биология фәннәрен аеруча яратып, ныклап үзләштерә. Кечкенәдән мал арасында үсү һәм ныклы әзерлек үзенең күркәм җимешен бирә: районнан юлламалар алмыйча гына Альбина студент булу, бюджет төркемендә уку бәхетенә ирешә. Данлы уку йортын тәмамлап, яшь белгеч буларак, районга эшкә кайта. Гәрчә бик күп уңайлыкларга ия, шау-шулы шәһәр җирлегендә дә яшәп калу, хезмәт итү мөмкинлеге булса да. Ул туган ягын, туган районын сайлый. Һәм ялгышмаган, минемчә. Хәзер ул үз эшен биш бармагыдай белгән, аны намус белән башкаручы, эшсөючән белгеч булып өлгерде. Хезмәт коллективында, гомумән, районда абруе зурдан аның. Ул кибет киштәләренә куела, базарга чыгарыла торган терлекчелек продукциясенең һәр литры, һәр килограммы өчен җаваплы. Мисал өчен, ул ит продукциясенең сыйфатын сугым урыннарына барып бәяләсә, сөтне исә җитештерүчеләр, арадашчылар аңа айга бер тапкыр үзләре алып киләләр. Әйтәм бит, һәр литр сөтне, һәр килограмм итне энә күзе аша үткәрә Альбина. 2016- 2017 нче еллардан башлап, районда “Меркурий” системасын гамәлгә кертүчеләрнең дә берсе Альбина Мөхәммәтхан кызы булды. Бик четерекле, зур белем һәм сабырлык сорый торган хезмәт. Әмма ул аны хезмәттәше Радик Мәҗитов белән берлектә бик уңышлы башкарып чыкты.

Альбина Мөхәммәтхан кызы Шәмәрдәнова, хезмәттәшләре кебек өйдән-өйгә кереп, терлекләр дәвалап, профилактик чаралар үткәреп йөрмәсә дә, бик әһәмиятле эш башкара, без - кулланучыларның сәламәтлеге сагында уяу тора. Бөек галим, физиолог Иван Павлов сүзләре белән әйтсәк, кешелекне дәвалый. Аны һәм хезмәттәшләрен 31 август көнне билгеләп үтелгән һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлап, алга таба да илгә-көнгә игелекле хезмәт итүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев