Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тотрыклы хезмәт белән яшиләр

“Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы, шул исәптән Теләче бүлеге юл төзүчеләре, тиздән билгеләп үтәчәк (октябрьнең өченче якшәмбесендә) һөнәри бәйрәмнәрен тыныч күңел белән каршылый.

Ник дигәндә, хәзер алар җәй дәвамында Айдар авылы яныннан узучы 5425 метр аралыктагы М7 юлында алып барган күләмле төзекләндерү эшләрен төгәлләп килә. Дөрес, алар узган ел сентябрь аенда әлеге юл аралыгының 854 метрын төзекләндереп асфальт түшәп өлгергәннәр иде инде. Мәсәлән, 22 сентябрь көнне җәмгыятьнең Арча филиалы төзүчеләре керү-чыгу юлларына (съездларга) асфальтның беренче катын түшәсә, юл мастеры Рафис Гусамов бригадасы төзүчеләре соңгы җир эшләрен башкара иде. Шунда ук Фәнис Шәрипов бригадасы керү-чыгу юлының астына гофрлы заманча торбаны монтажлау белән мәшгуль иде.

- Монтажлау эшләрен тәмамлагач, торбаның кырыйларын һәм нигезен бетон белән ныгытачакбы, - диде юл мастеры Фәнис Шәрипов.

Филиалның Теләче бүлеге механизаторлары һәм эшчеләре Рафис Гусамов җитәкчелегендә җир эшләре алып барып, башта әлеге юлның ике чакрымын, аннары калган өлешен асфальт түшәрлек дәрәҗәгә җиткергән. Җир эшләрен Теләче бүлеге механизаторлары - грейдерчы Илдус Сәмигуллин белән Раил Галимов, юл эшчесе Ришат Гайнуллин, “КамАЗ” шоферлары Рәхимҗан Гарифуллин, Руслан Габделхаков белән Илдар Вәлиевлар, вахта машинасы шоферы Айрат Мөбәрәкшин, Арча бүлегеннән үзтөягечтә эшләүче Фердинанд Хуҗин, бульдозерчы Илгиз Саттаров, катоклаучы Адель Бариев алып барган. Мин килгәндә аларның һәркайсы үз эше белән мәшгуль иде. Аларның асфальт түшәүчеләргә кадәр юлны тиешле нормаларга туры китереп, зур өлгерлек күрсәтеп эшләүләрен билгеләп үтәргә кирәк.

- Шунысы игътибарга лаек, быел җәй дәвамында яңгырлар явып эшне тоткарламады. Шуңа да эшебезне билгеләнгән срокта тәмамлый алдык. Кызу кояш астында эшләдек тә, эшләдек. Тузанның күплеген әйткән дә юк. Әле дә бар ул. Ә яңгырлар бик кирәк иде. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр, шушы җирлектә яшәүчеләр өчен, - диде Рафис Гусамов, җәй дәвамында әлеге юл участогында барган эш белән таныштырып.

Биредә асфальт түшәү эшен ике ел дәвамында Арча филиалы юл мастеры Салават Фәйзрахманов җитәкчелегендәге механизаторлар һәм эшчеләр башкарды. М7 юлында урнашкан Айдар авылы янәшәсендәге участокта эш башлаганчы, алар Олы Мәтәскә-Лесной юлында бер чакрымнан артык юлга асфальт түшәп килделәр. Биредә дә алар эшкә теләп алынганнар һәм мин килгәндә тулы куәткә эш бара иде. Машинистлар - Эльмир Хөснетдинов белән аның ярдәмчесе Сатдар Атаев автомобиль әрҗәсеннән асфальт салу җайланмасына төшкән кайнар асфальтны әзерләнгән өслеккә түшәү белән мәшгуль булсалар, операторлар Ирек Нәҗметдинов белән Фәһим Усманов юлга түшәлгән асфальтның тигезлеге, калынлыгы һәм авышлыгы өчен җаваплы булган. Алар түшәгән асфальтны авыр катоклар белән Алмаз Нәбиуллин, Ильяс Җиһаншин, Салават Кәримуллин, Фәнил Фәсхетдинов, Рөстәм Хәбиров бер алга, бер артка йөреп тыгызлап барганнар. Алар алдыннан машинист Илнур Шәвәлиев, оператор Алмаз Сафиуллин, юл эшчесе Сергей Вотинцев зур төгәллек белән сызу һәм көрәкле эшләрне башкарган. Шулай ук әлеге участокта мини-үзтөягечтә эшләүче Фәһим Садыйков, су ташучы Ильфир Зиннәтов, асфальт җәеләсе юлга гудрон сылаучы машинистлар Илфар Мөхәммәтгалиев белән Ленар Хөснетдинов, вахта машинасын йөртүче Хәлил Арслановның үзләренә йөкләнгән эшне зур өлгерлек һәм җаваплылык белән башкарып чыгуларын билгеләп үтәргә кирәк. Юл мастеры Салават Фәйзрахманов әйтүенчә, ул җитәкләгән бригадада үзара дустанә мөнәсәбәт хакимлек итә, коллективта тотрыклылык саклана икән. Эшкә кереп-чыгып йөрүчеләр, сәбәпсез эш ташлаучылар юк ди. Үзем дә инде ничә ел алар хезмәт куйган участокларда барган саен һаман бер үк егетләрне очратам. Димәк, лаеклы хезмәт хакы алалар, эш шартлары һәркемне канәгатьләндерә. Әлеге һәм башка юл төзүчеләрнең уртак тырышлыгы белән районыбыз юллары елдан-ел яхшыра бара. Тигез, шома юлдан җилдерүе - үзе бер җан рәхәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев