Товар чегым юк. Нишләргә?
Сорау-җавап рубрикасын дәвам итеп.
"Бүген халык арасында интернет-кибетләр бик популяр. Аеруча аларны яшьләр үз итә. Бүгенге эпидемиологик вәзгыятьтә бу бигрәк тә отышлы юл, таҗлы вирусны йоктыру ихтималы бермә-бер кими. Беркөнне үземә күлмәк сайладым. Туган көнемә бүләк булсын дидем. Фотода ул матур һәм сыйфатлы күренде. Күлмәкне сатып алганда банк картасы белән түләдем, ул шактый кыйммәткә төште. Ни кызганыч, күлмәк сыйфатсыз булып чыкты. Бик борчылдым, күңелдә күлмәкне кире кайтару теләге туды. Әмма товарны кайтару өчен чегым юк иде. Миңа сатып алу фактын ничек расларга? Шәмсенур Әхмәдуллина. Теләче авылы."
Укучыбызның әлеге соравына җавап алу өчен без Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкоголь продукциясе җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучыларның хокукларын яклау дәүләт инспекциясе вәкиле, безнең район буенча кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү буенча белгеч-эксперт Ирина Галимовага мөрәҗәгать иттек.
- Әгәр сезнең касса яки товар чегы, хезмәткә акчасыз түләнүен күрсәткән чек яки товар сатып алу фактын һәм шартларын раслый торган башка документыгыз юк икән, бу сатучыга карата таләпләрегездән баш тарту өчен сәбәп түгел. “Кулланучыларның хокукларын яклау турында”гы РФ Законының 18 маддәсе 5 пункты һәм Россия Федерацияcе Гражданнар кодексының 493 маддәсеннән чыгып, кулланучы килешү төзү фактын һәм аның шартларын шаһит күрсәтмәләренә сылтама белән расларга хокуклы.
Товарны дистанцион юл белән саткан (эш, хезмәтләргә заказ биргән) вакытта, кагыйдә буларак, почта, интернет һәм телефон кулланыла. Шул ук вакытта, кулланучы товарга (эш, хезмәт) электрон юл белән яки банк хисабы аша түли. Россия Федерацияcе Югары Суды Пленумының 2021 елның 28 июнендә дөнья күргән “Судлар тарафыннан кулланучыларның хокукларын яклау хакындагы бәхәсләр буенча гражданнар эшләрен карау турында”гы карарының 14 пункты нигезендә, сатып алу фактын банк счетыннан белешмә, шулай ук башка төрле документлар (мисал өчен, акчаны электрон юл белән күчергән клиентның боерыгын үтәү турындагы электрон оператор расламасы) белән дәлилләргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев