Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тренер-педагогның якты истәлегенә

Бүген, ягъни 21 август көнне, Теләче стадинонда Татарстан Республикасының физик тәрбия отличнигы, өстәмә белем бирү педагогы, футбол буенча тренер Артур Рөстәм улы Хәбировның якты истәлегенә ир-егетләр командалары арасында футбол буенча ачык турнир булып үтте.

Турнирда Теләченең “Комаровка”, Үзәк бистәсе, Кукмара районының “Большак” һәм Чаллы шәһәреннән килгән командалар катнашты һәм үзара көч сынашты.

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урвнбарсары Динар Гыйниятуллин, районның футбол федерациясе Президенты Рәис Яхин катнашты һәм чыгыш сады. Шулай ук чарада Артурның әтисе Рөстәм Габделгазиз улы, хәләл җефете Алинә, балалары Айсылу белән Альмир да катнашты. 

Аччылышта нәкъ бер ел элек вафат булган Артур Рөстәм улының якты истәлеге чарада катнашучылар тарафыннан бер минут тынлык белән искә алынды. Чыгыш ясаучылар Артурны үз эшенең фанаты, балалар күңеленә ачкыч таба белүче оста педагог буларак искә алдылар һәм аның истәлегенә үткәрелүче футбол турнирының дәвамлы булачагын ассызыклап үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев