"Туган авыл"да күркәм мәҗелестә
24 апрель көнне Шафыйковлар гаиләсе Теләче авылындагы ураза тотучы яшьләр өчен “Туган авыл” кафесында ифтар мәҗелесе үткәрде.
Рамазан аенда авыз ачтыру бик саваплы күркәм гамәл. Мондый чараларны оештыру мөселманнарны берләштерә һәм араларын ныгыта. Күпләргә яхшы таныш Рифкат абый Шафыйков һәм аның гаиләсе районда бик күп изге эшләрдә катнаша. 24 апрель көнне Шафыйковлар гаиләсе Теләче авылындагы ураза тотучы яшьләр өчен “Туган авыл” кафесында ифтар мәҗелесе үткәрде.
Мәҗелескә шулай ук район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, Руслан хәзрәт Фәхретдинов, Коръән-хафизлар чакырулы иде. Безнең районда Коръән-хафизлар өчәү. Алар изге Корьәнне күңелдән укыйлар.
Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев