Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Туры эфирда COVID-19 вакцинациясе турында фикер алышачаклар

16 февральдә беренче тапкыр ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Абдулганиева турыдан-туры эфирда COVID-19 вакцинациясе турында фикер алышачак һәм татарстанлыларның актуаль сорауларына җавап бирәчәк.

Бу хакта яңа коронавирус инфекциясенә каршы тору буенча республика оператив штабы хәбәр итә.Беренче эфирның темасы - «Вакцинация - COVID-19 авыр агымыннан котылу: ни өчен прививка хроник авырулары булган кешеләр өчен мөһим?».

Онлайн-трансляция 11:00 сәгатьтә башлана. Эфир COVID-19 таралуга каршы көрәш буенча ТР Оператив штабы һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы @minzdravrt аккаунтларында узачак.

16 февральдә булачак эфир чакырылган экспертлар катнашында вакцинация темасы буенча атналык турыдан-туры трансляцияләр сериясенә старт бирәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев