Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тыл ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген, 3 август көнне, Төрек-Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны Мәрьямбикә Шакировага 90 яшь тулды.

Бүген Төрек-Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны Мәрьямбикә Шакировага 90 яшь тулды.

Аны гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов тәбрик итте. Юбиляр Россия Федерацияcе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хаты белән бүләкләнде

Гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган Мәрьямбикә әби юбилеен тормыш иптәше белән тигезлектә каршылады. Быел аларның бергә тора башлаганнарына 65 ел булган. Ярты гасырдан артык бергә гомер итү бәхете сирәк гаиләләргә генә насыйп була. Уйлап карасаң, бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә! 

Улы, кызлары тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәүче өлкәннәр 4 оныгы һәм 7 оныкчыкларына үрнәк булып, бүгенге көннәреннән бик канәгать булуларын белдереп, шөкер итеп яшиләр. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев