Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

УФАС РТ: Аерым компанияләр шикәр һәм майны югары бәяләрдән сатарга омтыла

Ведомствода билгеләп үткәнчә, кулланучылар РФ Министрлар Кабинеты билгеләгән бәяләрдән товарлар сатып алу мөмкинлегенә ия.

Татарстанда шикәр һәм үсемлек маена фиксацияләнгән бәяләр турында килешү төземәгән эшмәкәрләр һәм компанияләр бар һәм продуктларны югары бәяләрдән сатарга омтылалар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына ТР буенча ФАХИ (УФАС) матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Килешү төземәгән һәм тәкъдим ителгән бәяләрдән югарырак сатарга омтылган аерым эшмәкәрләр һәм компанияләр бар, әмма шул ук вакытта кулланучының бәяләре Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә билгеләнгән кибетләрдә шикәр дә, май да сатып алу мөмкинлеге бар», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Матбугат хезмәте сүзләренә караганда, шикәргә бәяләрне җайга салу буенча килешүгә кул куйган компанияләр Дәүләт тәкъдим иткән бәяләрдән товарлар сата.

Россиянең Федераль антимонополия хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә күпләп сату өчен 1 кг шикәр бәясе 36 сум, ваклап сатуда — 46 сум. Көнбагыш маена күпләп сату бәясе бер литры өчен 95 сум, ваклап сату бәясе 109 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев