Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Умарта кортларын яратучылар колагына...

Теләче районы прокуратурасына шәхси хуҗалыкларда умарта асрау закон таләпләренең бозып башкарылуы турында мөрәжәгатьләр керә. Тикшерүләр барышында, чыннан да, торак пунктларда умартачылыкны оештыру һәм умарта гаиләләрен тоту тәртипләрен регламентлаучы закон таләпләрен бозу очраклары ачыклана.

Һәр гражданин һәм юридик затның Россия Федерациясе законнарын, ветеринария-санитария кагыйдәләрен һәм инструкцияләрне үтәгән очракта умарта тотарга хакы бар. Умартачылык өлкәсе Татарстан республикасының 2010 елның 22 ноябрендәге 88 санлы “Татарстан Республикасында умартачылыкны дәүләт тарафыннан көйләү һәм ярдәм күрсәтү”, торак пунктларында һәм дача биләмәләрендә умартачылыкны оештыру турындагы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше буенча Департаменты тарафыннан 2002 елның 17 июнендә кабул ителгән инструкция, СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Дәүләт ветеринария идарәсе тарафыннан 1974 елның 4 декабрендә кабул ителгән махсус умарта хуҗалыклары һәм аларны төзү һәм проектлаштыру турындагы ветеринар-санитар кагыйдәләр, шулай ук умарта тоту турындагы СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Дәүләт ветеринария идарәсе тарафыннан 1976 елның 15 декабрендә кабул ителгән ветеринар-санитар кагыйдәләр нигезендә көйләнелә.

Әлеге инструкциянең 4 параграфында әйтелгәнчә, умарта оялары эчендәге умарта гаиләләре белән җир участогы чикләреннән 3-5 метрдан да якын булмаган урында урнаштырыла һәм ике метрдан да ким булмаган биеклектәге тоташ койма белән әйләндереп алына. Шулай булмаган очракта, умарта оялары күрше җир биләмәләреннән бина, төзелеш корылмасы белән бүленеп торырга, оя авызлары умартачы участогының уртасына юнәлтелгән булырга тиеш.

Гражданнар һәм юридик затлар умарта гаиләләрен сәламәтлек саклау, мәгариф, мәктәпкәчә тәрбия, мәдәният учреждениеләреннән кеше тормышына куркыныч янамый торган ераклыкта урнашкан булырга тиеш.

Умарта гаиләләрен тоту, торак пунктларында һәм дача участокларында умартачылыкны оештыру буенча Инструкциянең 11 параграфында күрсәтелгәнчә, ветеринар хезмәтнең тиешле язулары белән һәр умарталыкта ветеринар-санитар паспорт булдыру мәҗбүри. Шул язулар нигезендә генә умарта гаиләләрен күчерү, умарталарны һәм умарта продукциясен сату башкарылырга мөмкин. Шулай ук умарталыкта умартачылык буенча инспекторның умарта чаккан очракта беренчел медицина ярдәме күрсәтү турында инструктаж үтелгәнлеккә билге куелган умарта исәбе журналы булу да мәҗбүри.

Торак пуктларында яки бакчачылык ширкәтләрендә умарта тотучы яки умарта тоту белән шөгыльләнергә җыенучы затлар “Пчелопром” Федераль дәүләт идарәсенең җирле бүлекләрендә теркәлеп, инструктаж үтәргә һәм тиешле үрнәктә удостоверение алырга тиешләр. Алда әйтелгән инструкция таләпләренә туры китереп, торак пунктларында һәм бакчачылык ширкәтләрендә умарта гаиләләре тоткан очракта, аларның саны умартачының 100 кв.м участогына ике умарта гаиләсеннән артмаска тиеш. Торак пунктларында умарталар тоту һәм умарталыкны оештыру тәртибен көйләүче регламент таләпләренә буйсынмаган затларны гамәлдәге закон нигезендә җаваплылыкка тарту каралган.

Нурия Сабирҗанова, район прокуроры

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев