Урман – төсләр, хуш исләр балкышы ул
Урман хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен Саба урман хуҗалыгы, шул исәптән Ленин урманчылыгы хезмәткәрләре, быел икеләтә куанычлы хисләр белән каршылый.
Ник дигәндә, бу көннәрдә Саба урман хуҗалыгының оешуына 90 ел тула. Әлеге уңайдан, 15 сентябрь көнне Саба урман хуҗалыгында бәйрәм тантанасы булып үтте. Анда Ленин урманчылыгы хезмәткәрләре дә чакырулы иде. Урман хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне, гадәттәгечә, сентябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 19 сентябрьгә туры килә. Әлеге бәйрәм рәсми рәвештә 42 нче тапкыр уза. Бәйрәмнең тарихы 1977 елның 20 нче сентябрендә СССР Верховный Советы тарафыннан чыгарылган 3018-Х номерлы Указ нигезендә “Урман кануннары” кабул ителү көненә барып тоташа. Саба урман хуҗалыгында һөнәри бәйрәм хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантаналары, һөнәри осталыкка бәя бирә торган төрледән-төрле ярышлар, концерт программалары һәм мул сыйлы табыннар белән уза. Сүз дә юк, әлегедәй кадер-хөрмәткә, җылы сүзгә бик тә лаек урманчыларыбыз һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре.
Күргәнебезчә, аларның хезмәте җиңелләрдән түгел. Урман – агач һәм муллык чыганагы гына түгел. Ул тормышыбызның, мәдәниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше, экологик иминлек нигезе дә. Урман хезмәткәрләре аның байлыкларын саклау һәм үрчетү өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр.
Урманчылыкка аяк басуга, язмышларын урман хуҗалыгы белән бәйләгән, аны үстерүгә, саклауга үзләреннән гаять зур өлеш керткән, җанын-тәнен биреп эшләгән атказанган урман хезмәткәре Ринат Галимов белән аның алыштыргысыз ярдәмчесе Николай Колчин искә төшә. Мин килгән көнне аларның эшен лаеклы дәвам итүче урманчылар – Равил Садыйков, Илсур Садыйков, Рамил Закиров, Ришат Минһаҗев, тракторчы Виталий Бламыков, урман чыгару автомобильләрендә хезмәт куючы шоферлар – Рамил Мөхәрләмов, Динар Муфазалов, куәтле, зур йөк машинасын иярләүче Фәннур Галиәхмәтов, кизү торучы Нияз Сәгъдиев һәм урманчылык директоры ярдәмчесе Назыйф Дәүләтшин, җитәкчеләре Алмаз Сәгъдиев җитәкчелегендә (рәсемдә) Азнакай районы биләмәсендә тау итәкләренә, елгалы-ерганаклы урыннарга агач утыртырга китәргә зур әзерлек эшләре алып баралар иде. “Егерменче сентябрь көнне юлга чыгачакбыз!” – диде алар бертавыштан. Азнакайда алар нарат, чыршы һәм каен агачлары утыртачаклар. Шул рәвешле алар меңәрләгән агачка гомер бирәләр, урманнар аларның тынгысыз хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Язгы һәм җәйге айларда урманчыларыбыз алты ел дәвамында 180 гектар мәйданда утыртылган агачларга карау-тәрбия чаралары үткәргән, әлеге участокның беркадәр өлешенә агачлар өстәп утыртылган. Дәүләт заказы буларак, яз көне Биектау районының Ямаширмә авылында - ике атна, Азнакайда ун көн дәвамында текә яр буйларына, елга-ерганакларга агач утыртып кайтканнар. Җәй дәвамында урман кисү участокларын билгеләгәннәр. 200 гектар мәйданда билгеләнгән агачлар кыш көне киселәчәк. Бер үк вакытта алар 224 гектар мәйданда ауган агачларны бер урынга җыю, ягъни урман чистарту эше белән дә шөгыльләнгәннәр.
Урманчының хезмәте тынгысыз, гел кайнап тора. Җитештерү цехында да бары тик фидакарьләр генә хезмәт куя. Аларның намуслы, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә биредә миллион сумнарда исәпләнүче продукция җитештерелә. Шуңа да коллектив һәр елны табыш алып эшли. Хезмәттәге күркәм нәтиҗәләргә станокта эшләүчеләр - Зөлфия Әхәтова, Рафис Билалов, Лилия Бламыкова, Миләүшә Гыйматдинова, Зәлия Максютова, Марат Сәидов, Гөлнара Сәидова, Павел Шалканов, Артем Шишкин, Ольга Шишкина, рамчы Валерий Шалкановларның бердәмлеге һәм уртак тырышлыгы белән ирешелә. Алар хезмәттә генә түгел, шәхси тормышта да күпләргә үрнәк. Аларның йөрәкләрендәге сүнмәс дәрт, беләкләрендәге бетмәс көч-гайрәт авылны яшәтә дә инде. Быел республика программасы нигезендә төзекләндерелгән балалар бакчасы бинасы кәефләрен тагын да күтәреп җибәргәндер. Биредә 8 бала белем һәм тәрбия ала. Башлангыч мәктәптә дә шул кадәр бала укый. Димәк, әлеге җирлектә урманчыларыбызның данлы эшен дәвам итәр өчен лаеклы алмаш үсеп килә.
Урманнар шаулап үссен, исән-сау булып, эшләргә, яшәргә язсын, урман хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Бәйрәм белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев