Вакытында түләү зарур
Таблицада районыбыз хуҗалыклары тарафыннан пай җирләре өчен башкарылган түләүләр күләме турындагы мәгълүматлар бәян ителгән.
Күргәнебезчә, саннарда чуар-чабырлык күзәтелә. Кемдер түләнергә тиешле сумманы өлешчә, икенчеләре яртылаш түләгән, өченчеләр исә бөтенләй түләмәгән. Монда аңлатма биреп тору да кирәкми. Саннардан барысы да аңлашыла, минемчә. Район хакимияте, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан пай җирләре өчен түләүләрне 1 сентябрьгә кадәр түләү шарты тәкъдим ителә. Әлбәттә, авыл кешесе өчен аның натуралата, ягъни ашлык яисә печән белән түләнүе кадерле. Быелгы корылык, ягъни ашлыкка һәм печәнгә кытлык елында акчалата түләү дә хуплана. Пай хуҗасы әлеге акчаларга озын-озакка сузмыйча, ягъни соң көзләргә калмыйча, терлек азыгы сатып ала. Шунысы игътибарга лаек, бер гектарга исәпләнеп бирелә торган түләү суммасын 800 сумнан да ким итмәү тәкъдим ителә. 800 сумнан югары итеп күпме арттырып түли ала, анысы хуҗалык идарәсенең үз ихтыярында. Әлеге темага сентябрь башында яңадан тирәнрәк әйләнеп кайтып, пайчыларның да фикерләрен җиткерәчәкбез.
Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 19 август көнне алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев