Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яңа объект

"Август-Теләче” ширкәте узган елның 1 октябреннән районыбызда эшчәнлеген инвестор буларак башлап җибәрде.

Ярты елдан артык кына вакыт узып китсә дә, шактый күләмле эшләр башкарырга да өлгерделәр. Үзәк авылы биләмәсендә бер объект сафка басып килә. Төзелеп килүче бина белән танышу максатыннан, “Август-Теләче” ширкәте җитәкчесе ХӘЙРУЛЛИН АЛМАЗ МИҢНЕХАН УЛЫна мөрәҗәгать иттек.

- Алмаз Миңнеханович, әлеге бина белән таныштырып үтегез әле.

- Үзәк авылы янәшәсендәге басуда ашлык киптерү үзәге төзергә керештек. Җир эшләре байтак вакытны алды, чөнки һәр объектның фундамент өлеше нык булырга тиеш. Мондый зур төзелештә аеруча. Хәзерге вакытта икмәк тутыру өчен савытлар монтажланып, коммуникацияләр дә китерелгән. Төзелеш эшләрен “Агромаксстрой” ширкәте башкара. Бу Мәскәү төзелеш фирмасы. Моңа кадәр төзүчеләр Мөслим һәм Лениногорск районнарында ашлык киптерү үзәкләрен төзеп, эшләтеп Яңа объект җибәрделәр. Безнең объектны да тиздән җибәрерләр дип көтәбез. Сәгатенә 50 тонна ашлыкны эшкәртә алачак. Киптерү үзәгенә яңа уңышны алып кайтырбыз дип өмет тотабыз.

- Киптерү үзәге белән янәшә тагын нинди биналар төзеләчәк?

- Чәчүлек орлык заводы, зур күләмдә икмәк сыйдыручы складлар һәм тагын берничә бина сафка басачак. Чәчүлек орлык заводында ашлык эшкәртелеп, чистартылып, яңа төзеләчәк складларда сакланачак. Чөнки объектларыбыз бик искергән, яңаларын сафка бастырмыйча булмый, бу заман таләбе.

- Соңгы арада яңа техника кайтканын ишетеп беләбез. Алар турында да таныштырып китсәгез иде.

- Мул һәм сыйфатлы продукция алыр өчен заманча техника алдык. Ике прицеплы “КамАЗ”, ягулык йөртер өчен бер “КамАЗ” автомобиле, дүрт данә “МТЗ-1221”, дүрт данә “МТЗ-82,1”, ике данә “РСМ-161” маркалы комбайннар, дүрт данә “КЛАСС” маркалы югары егәрлекле тракторлар, аларга 40 тонна сыйдырышлы арбалар, чапкычлар, печән төргәкләүче җайланмалар һәм башка авыл хуҗалыгы җайланмалары.

- Арба-накопительләр дә алып кайткансыз икән.

- Әйе, районда беренчеләрдән булып комбайннар суктырган ашлыкны бушатып торыр өчен арба-накопительләр алып кайттык. Беренчедән, кырда эшләүче комбайннарга тулган ашлыкны бушатырга тоткарлык тумый. Икенчедән, “КамАЗ” машиналары белән басу тапталмый. Басуны таптамау уңышка бик зур тәэсир итә. Беренче кат үләннәрне чабып, сенаж, печән тупларга өлгердек, шулай ук хезмәткәрләребезгә дә печән бирдек. Эссе һавада басукырларда иртәдән кичкә кадәр тырыш һәм намуслы хезмәт куйган хезмәткәрләргә зур рәхмәтемне җиткерәм.

Ленар Хуҗин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X