Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Якташыбыз - дәүләт театрында

Кече Кибәхуҗа авылы кызы Диләрә Кәримуллина - Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театрының артисты.

Узган атнада Казан арты районнарында Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театрының гастрольләре узды. 

Мисал өчен, 19 март көнне район мәдәният йортында әлеге театр артистлары тарафыннан Мостай Кәримнең “Кыз урлау”  дип исемләнгән комедиясе күрсәтелде. Районыбыз тамашачысы Минзәлә артистларын бик җылы һәм яратып кабул итте. Озакка сузылган көчле алкышлар шул хакта сөйли.

Шунысы игътибарга лаек, әлеге спектакльдә якташыбыз, Кече Кибәхуҗа авылы кызы Диләрә Кәримуллина да да уйнады. Ул авыл кызы Мөнирә образын бик килешле һәм истә калырлык итеп башкарды. Исегезгә төшерәбез, Диләрә дүрт ел элек Казан театр көллиятен тәмамлап, әлеге театрга эшкә килгән иде.  

Азактан театр администрациясенә һәм артистларына рәхмәт белдерергә сәхнәгә күтәрелгән мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксановка кушылып, без дә Диләрәгә театр дигән зур дәрьяда уңышлар, үз йөзен, үз юлын булдыруын теләп калабыз.

Фәнил Гаязов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев