Янгын чыгу ихтималы зур булган көз һәм кыш айларында әлеге хәвефне булдырмый калу турында
Өйне ничек янгыннан саклап калырга? Безнең һәркайсыбыз иртәме-соңмы үзенә әлеге сорауны бирә.
Җавап бик гади - моның өчен янгын куркынычсызлыгы буенча элементар таләпләрне үтәргә кирәк. Шунысын да белеп тору мөһим: бер генә йортта да искергән, борып ялганган электр чыбыклары булырга тиеш түгел, шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килмәүче электр саклагычлары - жучоклар (электр санагычы бөкесенә электр үткәрү өчен чорнап куйган бакыр чыбык) куярга ярамый. Беркайчан да хәтерегездән чыгармагыз: төзек булмаган розеткалар файдаланырга, электр чыбыкларын борып-төйнәп ялгарга, аларга обойлар ябыштырырга, щитлар белән капларга рөхсәт ителми. Стена аша электр чыбыгы үткәргәндә өстәмә фарфор втулка белән изоляцияләгез, электр җиһазларын беркайчан да караучысыз калдырмагыз, аларны тиз янып китүчән материаллар (челтәр, пәрдә) янына куймагыз, кәгазь һәм тукымадан эшләнгән әйберләр белән капламагыз.
Авыл җирлегендә яшәүче йорт хуҗалары өй тирәсендә чиләк, баскыч, янгын сүндергеч (огнетушитель), багор, лом тотарга тиеш. Кыйммәт булмаган бу инструментларны күршеләрегез белән үзара бүлешеп тә алып куя аласыз. Соңгы елларда мичләрнең дөрес урнаштырылмавы аркасында чыккан янгыннар ишәйде. Ягулык сезоны башланыр алдыннан мичнең, төтен юлының тәртиптә булуын тикшерергә кирәк, әгәр ярылган урыннар булса, аларны сыларга, корымланган булса, чистартырга кирәк. Шулай ук мичне, төтен торбаларын агартырга онытмагыз. Сезнең торак пунктта һәм якын-тирәдә булган барлык янгыннар турында җыелышларда сөйләшегез, мондый хәлләрне алга таба булдырмау өчен вакытында чараларын күрегез.
Ленар Тимерханов, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең район күзәтү бүлеге өлкән инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев