Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яшьлек дәрте ташып торган чак

“Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгында тырыш механизаторлар бик күп.

Шуларның берсе - Түбән Саурыш авылында гомер итүче Дилүс Шәймәрданов турында таныштырып үтәм. Алдынгы механизатор ел әйләнәсе хезмәттә. Иртә яздан басукырларны эшкәртсә, чәчүлек җирләрен әзерләсә, җәй айларында сенаж, печән ташуда хезмәт куя. Көзге айларда кабат җир сөрә. Кыш көне хуҗалыкта юлларны кардан чистарта, авыл урамнарын да кардан арындыра. Хуҗалык фермасында тирес түгә.

Әнфирә апа белән Фәрит абый гаиләсендә 3 ир-егет үсеп, буйга җитәләр. Дилүс, олы малай буларак, энеләре Фәнүс белән Рушанга үрнәк күрсәтә. Егетләр хезмәт белән тәрбияләнә. Мәктәпне бетергәч тә тырыш егет, икеләнеп тормый, язмышын авыл хуҗалыгы белән Парлы сукмаклар Күркәм дата Фәнил Нигъмәтҗанов d 2008 елдан - Россиядә игълан ителгән Гаилә елыннан башлап, календарьда тагын бер күркәм дата барлыкка килде. 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә башлады. Элек-электән мәхәббәт һәм тугрылык ныклы гаилә нигезе бубәйләргә карар кыла.

Сабадагы ул вакыттагы СПТУга барып урнаша. Аны уңышлы гына тәмамлап, Совет армиясе сафларына алына, ил алдында хәрби бурычын үтәп, туган хуҗалыгына хезмәткә кайта язмабыз герое. Тракторда хезмәт юлын башлап җибәрә. Бәхетне дә читтә эзләми, авылдашы Гөлфия белән очрашып йөргәннән соң, гаилә корып җибәрәләр. Гөлфия апа Олы Мишә урта мәктәбендә хезмәт куя, эшен яратып башкара. Беренче сабыйлары Гөлинә туа. Бүгенге көндә Үзәк авылы егете Рузалинга тормышка чыгып, малай үстерәләр. Гөлинә Үзәк урта мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Уртанчылары Илдар да әтисе үрнәгендә Саба аграр көллиятендә белем ала. Кечкенә уллары Данир быел Түбән Саурыш мәктәбенең беренче сыйныфын тәмамлаган.

Тырыш гаилә хезмәт белән яши, яңа йорт салып башка чыгалар. Ишле итеп терлек, кош-корт тоталар. Балаларын да хезмәт белән тәрбиялиләр. Дилүс абыйның тракторы һәрчак төзек, чиста-пөхтә. Берара алдынгы тракторчы терлекчелектә дә намуслы хезмәт куя һәм 2013 елдан бирле МТЗ-1221 маркалы тракторда хуҗалыкның төрле эшләрен башкара. Хуҗалык җитәкчелеге: “Безнең Дилүс тиз бетсен дип түгел, сыйфатка эшләүче егетебез. Эшен намус белән, яратып башкара. Йөкләнгән эшне һәрчак җиренә җиткереп эшли”, - дип билгеләп үтте. Алга таба да Дилүс абыйга эшендә уңышлар теләп калабыз.

Ленар Хуҗин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев