Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Язмышыма зарланмыйм»

Максабаш авылында яшәүче Рузия апа Бариевага 89 яшь. Ялгызы гына гомер кичерә.

Караңгы чолан аша узгач, бер яклы гына өйгә үтеп керәсең. Өйнең эче пөхтә, тәрәзәдә ак пәрдәләр, өеп куйган мендәрләр, чигүле япмалар. Салкын кертмәү максатыннан, тәрәзәләрнең тышкы ягына ябыштырылган целлофан гына кояш нурларын кертми… 1958 елда салынган өйдә җылы тормый икән. Рузия апа әйтүенчә, өйнең аскы бүрәнәләре черегән, нигездән салкын үтә. Ул мичен социаль хезмәткәр кертеп куйган утын белән ягып җылыта. Аягына итек, өстенә калынча бишмәт кигән Рузия апа зарланырга ашыкмады.

- Төннәрен җылы юрганым бар, шуны ябынып йоклыйм. Үз өемдә яшәгәнемә шөкер итәм. Көн саен социаль хезмәткәр Резидә килеп ашарыма әзерләп китә, әле керләремне дә юарга алып китте, бик яхшы карый. Рәхмәттән башка сүз юк, - диде ул.

Рузия апалар гаиләдә тугыз бала үсәләр. Туганнары белән матур гомер кичерәләр. Бүген аның кечкенә сеңлесе Фирая апа гына исән икән. Узган елны кыш чыгарга үзенә Казанга алып киткән булган. Быел да Рузия апа сеңлесен көтә. Әти-әнисен ялгыз калдырмыйм дип, тормышка чыкмый кала. Бүген ул ялгыз тормышына үкенми. “Шулай язган булган күрәсең, артымнан егетләр дә йөрде, кичке уеннарга да чыктым, качып кайта идем, сорап килүчеләр дә булды”, - диде, ул елларны хәтердә яңартып.

- Тормышыма шөкер итәм, сугыштан соң авыр заманнарда кырык ямау салган кием кидек. Кычытканга, алабута онын болгатып, аш итеп пешереп тукландык. Ачлыктан тилмердек, - диде авыр елларны үз башыннан кичергән Рузилә апа.

Бер ялгызына күптән инде мунча якмый икән. Игелекле авылдашлары мунчага чакыралар. Аяклары авыртканлыктан соңгы вакытта аларга да бармаган.

- Мине караучы кыз игелекле, җәйге җылы көннәрдә чоланда юындырды, хәзер инде сеңлемә баргач юынырмын, - ди ул.

Чордашлары кебек аның да гомере хезмәттә уза. Иптәшләреннән калмыйча, бүлеп бирелгән чөгендерне дә беренчеләрдән булып эшкәртеп куя. Кырда бәрәңге казыйлар, урагын уралар. Ындыр табагында ашлыгын җилгәрә. Хезмәт белән үрелгән еллар йомгак кебек тәгәри дә, тәгәри. Өлкән яшьтә дә күпләп мал-туар тоткан.

- Ходай күпсенә күрмәсен, бу тормыштан ничек канәгать булмыйсың инде, - ди. Үзенә иптәшкә өендә радиосы бар.

- Шуны тыңлыйм, иптәш булып тора, - диде ул, озата чыкканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев