Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Юбилярны тәбрик иттеләр

Бүген Павлова Аграпина Андреевнаның 90 яшьлек юбилее.

Юбилярларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, "Родник" халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин, Айдар авыл җирлеге башлыгы Рифат Хаҗиев тәбрик итте.

Павлова Аграпина Андреевна 1931 нче елның 28 мартында Теләче районы Субаш авылында Егоровлар гайләсендә 5 нче бала булып дөньяга килә.

1941 нче елда Бүкәштә 10 нчы классны тәмамлап Теләче районы Балыклы авылында библиотекарь булып эшкә урнаша. 1958 нче елдан Теләче конторасында отдел кадр булып эшли, ә 1959 нчы елдан Тәмте почтасына билгеләнә. 1962 нче елда Тәмте авылына кияүгә чыга. Тормыш иптәше Николай белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. 22 ел почтада эшләп лаеклы ялга чыга. Хәзерге көндә төпчек улы Геннадий һәм аның гайләсе тәрбиясендә яши. Аграпина апаның 6 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев