Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Югалган авыллар: Данауровка

Данауровка авылы Теләче районы оешкан вакытта бар иде әле, ул 1993 еллар тирәсендә бетте.

Данауровка авылы 19 гасырда нигезләнгән. 1861 елга кадәр халкы барысы да алпавыт крестьяннары булганнар.

1859 елда 41 кеше , 1908 елда 139 кеше , 1930 елда 189 кеше ,1938 елда 192 кеше , 1958 елда 65 кеше , 1989 елда 5 кеше яшәгән, барысы да руслар. Белешмәләрдә 1966 елдан соң искә алынмый. Рәсми документлар буенча 1980 елларның беренче яртысында бетә диелгән, ләкин бу язмада төгәлсезлек җибәрелгән. Данауровка авылы Теләче районы оешкан вакытта бар иде әле, ул 1993 еллар тирәсендә бетте. Данауровка 1930 елларда Югары Мәтәскә, 1935 елдан Төрек – Тәмте, 1963 елдан Югары Кибәхуҗа авыл советы составында була.  

Урыны – Югары Мәтәскә белән Төрек-Тәмте  авылы арасында, урман буена урнашкан. Бүгенге көндә урыны билгеле, койма калдыклары да саклана, үз зиратлары булмаган. Авылдан Бөек Ватан сугышында тулы булмаган мәгълүмәтләр буенча 9 кеше үлеп кала, 12 кеше исән – сау кайта, ә 1 кеше Леонидов А.А. бүләкләнүчеләр исемлегендә бар, "Кызыл Йолдыз" ордены һәм "За отвагу" медале белән бүләкләнгән , алга таба язмышы билгесез.

С. Гыйльмиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев