Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Югары зәвыклы, затлы тамаша

Район мәдәният йортында Татарстан Республикасының дәүләт фольклор ансамбле концерты булды.

Бүген, ягъни 30 апрель көнне, район мәдәният йортында Татар дәүләт филармониясе каршында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдула Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, профессор Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә эшләп килүче Татарстан Республикасының дәүләт фольклор ансамбле концерты булды.  

Милли сәнгатебезнең иң югары үрнәкләре генә тупланган концерт программасы укучыларга, укытучыларга тәгаенләнгән иде. Укучылар эчтәлекле, зәвыклы һәм затлы тамашаны яратып, сокланып карадылар, шаулатып кул чаптылар. Җитәкчеләре Айдар Фәйзрахмановка һәм берүк вакытта бии дә, җырлый да, музыкаль инструментларда уйный да белгән артистларга рәхмәтле булып калдылар. Алай гына да түгел, кала артистларына үзенең изге теләкләрен һәм ихлас рәхмәтләрен концерт азагында сәхнәгә күтәрелгән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов та җиткерде. 

Кабатланмас әлеге концерт Туган телләр һәм Халыклар дуслыгы елында үсеп килүче буын күңеленә гүзәл бер вакыйга булып кереп калгандыр дигән ышаныч бар.

Фәнил Гаязов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев