Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Юкка чыккан авыл: Игенче

Игенче авылы бик аз яши. Ул Мамадыш һәм Тәкәнеш ягыннан килгән кешеләр тарафыннан совет власте елларында гына нигезләнгән .

1930 елда Әбде авыл советы составында була, үзе аерым колхоз булып яши. 1963 елда 58 кеше яшәгән. 1960 елларда Игенчегә “перспективасыз” дигән мөһер сугыла, халыкка эшләргә, яшәргә мөмкинлекләр калдырылмый һәм 1970 еллар дәвамында ул тулысынча таралып бетте . Авылдан соңгы кешеләр булып апалы-сеңелле Абдуллина (Сахаева ) Минсылу һәм (Гильметдинова) Фәгыйлә гаиләләре Әбдегә күчеп киләләр.

Урыны – Әбде авылынының тау өстендә, Арташ авылы юнәлешендә, Әбдедән 2 км тирәсе ераклыкта. Урыны зиратыннан яхшы беленә. Бу авылга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның әтисе Нургали Миннехановның нәсел җепләре килеп тоташа. Нургали абый авылның таралып бетүен туктата алмаса да аның зиратын бик нык саклады.  Зират һәрвакыт яхшы койма белән әйләндереп алынган һәм һәрвакыт чиста булды. Беткән авылларда зиратлар бик кызганыч хәлдә, алар “без нинди хәлдә калдык “,- дип елап утыралар кебек тоела. Ә Игенче зираты “аллага шөкер, безне онытмыйлар бит, без дә башкалар белән тигез хокуклы”,- дип утыра .

2019 елда да шул Игенче авылы урнашкан урында Хәниф Тимербаев тырышлыгы белән  Сабантуй уздырдылар. Хәзер анда бер йорт та юк, авыл урынында рапс басуы иде . Рапсны чабып, өлкәннәр ярдәмендә һәр йорт урыны билгеләп чыктылар.

Сәлмән Гыйльмиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X