Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Юкка чыккан авыл: Түлешкә

Түлешкә авылы Максабаш белән Югары Кибәхуҗа авылы арасында, урманга якын урнашкан була , татар авылы.

Хәзерге бүленеш буенча Югары Кибәхуҗа җирле үзидарәсенә керә. Шактый зур авыл булып , үзендә Салкын Чишмә дигән колхоз оештырылган. Колхозның сарык һәм тавык фермалары була. Югары Кибәхуҗа авылы белән берләшкәннән соң таналар тоталар. Авыл 1970 еллардан соң тарала башлап , 1978 елга анда 3 гаилә кала , ә 1980 елда соңгы гаилә - Зиннәтов Һидият тә бу авылдан китеп бара. Авыл кешеләре нигездә Югары Кибәхуҗа , Теләче авылларына һәм Арчага күченәләр. Авылның йорт урыннары хәзер дә билгеле , урамында үскән агачлар да сакланалар. Зиратлары ташландык хәлдә түгел , шул авыл кешеләре чистартып , коймаларын ремонтлап торалар. Төгәл булмаган мәгълүмәтләр буенча Бөек Ватан сугышында авылдан 10 кеше яу кырында ятып кала , 14 исән –сау әйләнеп кайта. Түлешкә беткән авыллар исемлегендә юк , аны бик еш Саба районындагы тагын бер Түлешкә белән буташтыралар , Сабадагы Түлешкә бетмәгән.

Сәлмән Гыйльмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X