Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Үз өлешләрен кертүчеләр бүләкләнделәр

Бүген, ягъни 15 май көнне, муниципаль район Советының утырышлар залында узган “Эшлекле шимбә” киңәшмәсендә 9 Май – Җиңү көне тантаналарында актив катнашкан һәм аны үткәрүдә үзләреннән зур өлеш керткән шәхси эшмәкәрләрне тәбрикләү тантанасы булып үтте.

Киңәшмәдә “Туган авыл” күңел ачу комплексы директоры, шәхси эшмәкәр Рифкать Шәфыйковка, Казан байкерлар клубына Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Рәхмәт хатларын Рифкать аганың улы Илнат, Казан байкерлар клубы вәкиле Илдар Фазылҗанов кабул итеп алды. 

Муниципаль район башлыгы Җиңү көне тантаналарының оешкан төстә, зур әзерлек белән үтүен билгеләп үтте һәм оешма-предприятие җитәкчеләренә зур рәхмәт белдереп, киләсе елда да аларның һәм райондашларыбызның шундый ук активлык күрсәтүләренә ышаныч белдерде. Шулай ук ул үзенең чыгышында район мәдәният хезмәткәрләренең дә бәйрәм тантаналарын үткәрүдә зур тырышлык куюларын һәм осталык күрсәтүләрен ассызыклап узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев