Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Закон таләпләрен җитди бозу очраклары ачыкланды...

Теләче районы прокуратурасы тарафыннан районның җаваплылыгы чикләнгән “Мишә” җәмгыяте эшчәнлегенә тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында законны җитди бозу очраклары ачыкланды.

Теләче районы прокуратурасы тарафыннан көнкүреш калдыкларын җыю, аны ташу һәм эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру буенча закон тарафыннан куелган санитар-эпидемиологик таләпләрнең ничек үтәлүенә, каты коммуналь калдыклар полигоны биләмәсендә калдыкларны җыю, эшкәртү, урнаштыру белән шөгыльләнүче районның җаваплылыгы чикләнгән “Мишә” җәмгыяте эшчәнлегенә тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында законны җитди бозу очраклары ачыкланды.

Каты коммуналь калдыклар полигоны аны эксплуатацияләүгә куелган таләпләр нигезендә койма белән әйләндереп алынмаган. Бу исә үз чиратында каты коммуналь калдыклар полигонына якын биләмәдә чүп-чар таралуга юл куя. Җаваплылыгы чикләнгән “Мишә” җәмгыяте тарафыннан каты көнкүреш калдыклары эш картасында урнаштырылмый. Каты коммуналь калдыклар полигонының эш картасы гомумән юк.

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, «Мишә» оешмасы тарафыннан эш картасы өслегендә каты коммуналь калдыклар даими рәвештә тыгызланмый, өске катламы җир белән изоляцияләнми. Каты көнкүреш калдыкларының җир белән тыгызланган катламын арадаш һәм ахыргы изоляцияләү тиешенчә башкарылмый. Файдаланылмый торган карталар полигоны периметры буенча җир белән тыгызлап изоляияләнмәгән каты коммуналь калдыклары булуы ачыкланды.

Җәмгыять тарафыннан әйләнә-тирә мохитнең торышына һәм пычрануына мониторинг үткәрелми, су пробалары анализлары алынмый.

Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру-куллануга карата, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.35 маддәсе 7 өлешендә каралган очраклардан тыш, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.35 маддәсе 1 өлешендә каралган җаваплылыкка китерә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Мишә» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесенә карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.35 маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге җитәкчесенә җибәрелде, алар карап канәгатьләндерелде. Теләче районы «Мишә» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе 40 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Шуны да әйтеп китәргә кирәк... Өстә күрсәтелгән кимчелекләрне бетерүне таләп итеп прокурор тарафыннан «Мишә» җәмгыяте җитәкчесе исеменә күрсәтмә юнәлтелгән иде.

Нурия Сабирҗанова, Теләче районы прокуроры.

Фото:https://trk7.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X