Журналист Земфира Гыйльметдинова вафат
Земфира Заһид кызы Гыйльметдинова 1967 елның 13 мартында Теләче районында туган.
Журналист, озак еллар «Сәхнә» журналында, филармониянең матбугат хезмәтендә эшләгән, хәзер Казан башкарма комитетының милли эшләр бүлеге җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова вафат.
Земфира Гыйльметдинова коронавирус белән авырган. Казан тимер юл хастаханәсенең реанимация бүлегендә яткан. Дәваланып чыкканнан соң, бүген иртән җиденче яртыда тромб сәбәпле кисәк вафат булган, диде Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Татар-информ»га.
Якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев