Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Зур югалту...

Субаш авылында гомер кичергән Бөек Ватан сугышы ветераны Егоров Иван Иванович вафат..

Субаш авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Егоров Иван Ивановичны районда белмәгән кеше булмагандыр. Гомерен укытучылыкка багышлаган, Айдар авыл җирлеге буенча ветераннар Советы рәисе буларак, районкүләм, авылда узган чараларда актив катнаша, яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә үзеннән лаеклы өлеш кертә.
Иван дәдәйнең балачагы да Субашта уза, урта белемне Субаш, Олы Нырсы һәм Теләче мәктәпләрендә укып ала. Теләче урта мәктәбен тәмамлауга, армиягә повестка ала. 1941 елның 22 июне көнне ул хәрби комиссариатка чакырулы була. Сугыш чыгу турындагы хәбәрне дә ул бирегә килгәч ишетә. Һәм 1941 елның августында аны Саратов өлкәсендә урнашкан Вольск шәһәренә авиация мәктәбенә укырга җибәрәләр. Биредә ул ел ярым авиамеханиклыкка укый. 1943 елның гыйнварында аны һәм тагын биш кешене Ленинград фронтына, авиация полкына җибәрәләр. “В бой идут одни старики” фильмындагыча, ул очкычларны хәрби очышларга әзерләп, озатып тора. Ул әзерләгән очкычлар 543 хәрби очыш ясый, 31 дошман очкычын бәреп төшерә. “Фашистлар белән күзгә-күз очрашмасам да, безнең хезмәт бик кирәкле һәм җаваплы иде”, - иде дип искә ала иде ветеран. Бөек Ватан сугышында катнашканы өчен ул “Батырлык өчен” медале, 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Ленинград оборонасы өчен” һәм ”Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгәне өчен” дип исемләнгән юбилей медальләре белән бүләкләнә. Иң кызыгы шунда: 1948 елда сугыштан кайткан фронтовикны 1951 елда тагын өч елга армиягә алалар.
Аннан кайтып, югары педагогик белем алгач, ул бөтен гомерен балалар укытуга багышлый, тарих фәненнән укыта. Озак еллар Сауш һәм Субаш мәктәпләрендә директор булып эшли.Гомуми укытучылык стажы 30 ел. Яшьлегендә фельдшер кыз Александра Леонтьевна белән яратышып өйләнешәләр, 53 ел бергә гомер кичерәләр, өч ул тәрбияләп үстерәләр.
Туганнарының якыннарың авыр кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев