Бакча җиләге, кура җиләге һәм бөрлегәнне изгәләп, төнгә суыткычка куегыз. Иртәгесен суга шикәр комы салып, сироп ясагыз.
Сироп кайный башлауга изгәләнгән җиләкләрне, изелмәгән кара карлыганны салып болгатыгыз. Дөрес кайнатылган вареньеның сиробы үтә күренмәле булырга тиеш.
Вареньены шул килеш бер тәүлек бүлмәдә тотыгыз да, банкага тутырып, салкын урында саклагыз.
Реклама