Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Айсылу Лероннан "Сыр юкасы" рецепты.

Ингредиентлар: 1 стакан кефир, 0,5 бал калагы тоз, 0,5 бал калагы шикәр комы, 0,5 бал калагы сода, 250-350 г сыр, 2 стакан он.

1. Иң элек булган сырны уасы.

2. Кефирга тоз, шикәр комы, сода салып болгатасы.

3. Шуңа он һәм уылган сырның яртысын салып, үзенә күрә бер камыр рәвеше кергәнче тырышабыз.

4. Камырны шарларга бүләсе. Һәрберсен җәеп, өстенә калган сырны салып чыгасы да, кыстыбый шикелле бөкләп куясы. Сүз уңаеннан, эчлеккә колбаса, яки пешкән тавык ите куллансаң да була.

5. Килеп чыккан сыр лепешкаларын майсыз табада кыздырып аласы гына кала.
Чыганак: #ТАТАРАШЛАРЫ #РЕЦЕПТЫ #ТАТАРЧА #АШСУ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X