Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Бавырсак

Рецепт. 6 йомырканы яхшылап күпертәбез,100 мл сөт, ярты чәй калагы камыр күперткеч(разрыхлитель), бер аш калагы шикәр комы(өеп түгел) , бер чеметем тоз, акрынлап иләнгән он кушып камыр басабыз, Камыр йомшак була. Йомшак булса да кулга ябышмаслык дияр идем. Өстен каплап бераз ял иттерәбез. Камыр ял иткәндә ике савытка сыек май...

Рецепт.

6 йомырканы яхшылап күпертәбез,100 мл сөт, ярты чәй калагы камыр күперткеч(разрыхлитель), бер аш калагы шикәр комы(өеп түгел) , бер чеметем тоз, акрынлап иләнгән он кушып камыр басабыз, Камыр йомшак була. Йомшак булса да кулга ябышмаслык дияр идем. Өстен каплап бераз ял иттерәбез. Камыр ял иткәндә ике савытка сыек май салып кайнарлап суытып алабыз. Камырны вак кисәкләргә бүлеп баулар(жгутлар)ясыйбыз, 3-4 см озынлыкта кисеп чыгабыз. Майда алсу төскә кергәнче болгата - болгата кыздырабыз. Бавырсакны салып пешерә башлаганда май бик салкын да, бик кайнар да булмаска тиеш. Пешеп барган берсен тишекле савытка салып маеннан саркытабыз. Суынгач шикәр оны( пудра) сибеп табынга бирәбез.
Тәмле булсын, берүк уңып пешсен бавырсакларыгыз!

Фәтхулова Гөлчәчәк

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев