Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Бәрәңгеле – сырлы голубцы

Бер баш кәбестә 700-800 г бәрәңге 2 баш суган 100 г уылган каты сыр 1\3 стакан сөт 4 аш кашыгы үсемлек мае борыч, тоз соус өчен 1 стакан каймак, 1 аш кашыгы он, борыч, тоз

Соус: каймакка он, тоз, борыч кушып болгатыгыз һәм салмак утта бер минут чамасы тотыгыз.

Кәбестәне ун минут кайнап торган суда пешереп суытыгыз да яфракларын аерыгыз. Аннары эчлек ясагыз.

Моның өчен әрчелгән бәрәңгене тозлы суда пешереп иләк аша чыгарыгыз, вак итеп туралган башлы суганны майда кыздырып бәрәңгегә кушыгыз.

Шуңа сыр, кайнар сөт, тоз, борыч кушып, барысын бергә болгатыгыз.

Әзер эчлекне кәбестә яфракларына салып төрегез.

Голубцыларны майлы табага тезегез дә өстенә соус сибеп, мичтә пешерегез.
Чыганак:#ТАТАРАШЛАРЫ #РЕЦЕПТЫ #ТАТАРЧА #АШСУ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев