Теләче Информ

Духовкада пешкән горбуша балыгы

горбуша балыгы, су, майонез, тоз, балык өчен тәмләткеч.


Балыкны чистартып, турап пыяла савытка тезәбез.

Соус әзерлибез: тирәнрәк савытка бер өлеш су, ике цлеш майонез, бераз тоз, тәмләткеч салып, миксер белән күпертәбез, шул соусны балык өстенә агызабыз.

Савытның өстен фольга белән каплап, тишекләр ясап чыгабыз, "капкач"ның бер почмагы ачык калса да була, алайса соус кайнап агып чыгарга мөмкин.

45-50 минутка кызган духовка миченә тыгып пешерәбез.

Реклама

Чыганак: #ТАТАРАШЛАРЫ #РЕЦЕПТЫ #ТАТАРЧА #АШСУ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: