Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

"Фрикаделькалар белән аш"

Рецепт.

Ингредиентлар:
Ит 300-350 грамм
Дөге 2-3 аш кашыгы
Йомырка 1 шт
Кишер 2 шт
Помидор 1 шт
Суган 2 шт
Сарымсак
Бәрәңге 6-7 шт
Тоз, тәмләткечләр

Итне бер суган белән иттарткычтан чыгарабыз. (Иттарткычтан итне мин һәрвакыт ике тапкыр чыгарам) Фаршка дөге (чи килеш, пешерергә кирәкми), йомырка, тоз, борыч салып яхшылап болгатабыз, кечкена шарчыклар әвәлибез.
Суган, помидорны шакмаклап турыйбыз, кишерне вак угычтан уабыз. Казанга май салып суган, помидор, кишерне кыздырабыз. Кызган яшелчәләр өстенә 3,5 л су салып кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыккач тоз, тәмләткечләр һәм фрикаделькаларны салып, 25 минут уртача утта пешерәбез. Аннары вак итеп туралган бәрәңге салабыз, бәрәңге пешеп чыгарга 2-3 минут калгач вак угычтан уып сарымсак салабыз.

 

Фото: скриншот инстаграм

Айгөл Муллагалиева

Чыганак:http://saby-rt.ru/news/ash-su/frikadelkalar-beln-ash

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X