Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

"Гөлтан" салаты (рецепт)

"Безнең Чирмешән" газетасыннан "Гөлтан" салаты рецептын тәкъдим итәбез. Салат өчен: пешкән тавык түше, 5 йомырка, 300 г маринадлаган гөмбә, ярты баш суган, ике кыяр, 1 зур уч укроп, 5 аш кашыгы майонез. Бизәү өчен: 5 бүдәна йомыркасы, бер кызыл борыч, петрушка. Тавык түшен ваклап турыйбыз. Суганны турап, әчелеге бетсен өчен...

"Безнең Чирмешән" газетасыннан "Гөлтан" салаты рецептын тәкъдим итәбез.

Салат өчен: пешкән тавык түше, 5 йомырка, 300 г маринадлаган гөмбә, ярты баш суган, ике кыяр, 1 зур уч укроп, 5 аш кашыгы майонез.

Бизәү өчен: 5 бүдәна йомыркасы, бер кызыл борыч, петрушка.

Тавык түшен ваклап турыйбыз. Суганны турап, әчелеге бетсен өчен 5 минут кайнар суда тотабыз. Йомырканы эре угычтан уып, майонез белән катнаштырабыз. Кыярны - вак шакмаклап, укропны ваклап турыйбыз.

Зур сай тәлинкәнең төбенә тавык итен салып, йомыркалы майонезның өчтән бер өлешен ит өстенә ягабыз. Суганның суын агызып, кыяр белән катнаштырабыз һәм йомыркалы майонез өстенә түшибез. Кыяр өстенә мул итеп укроп сибеп, өстенә йомыркалы майонез ягабыз. Чираттагы рәткә суы сөзелгән гөмбә салына. Аның өстенә йомыркалы майонез ягабыз.

Салат өстен ярым боҗралап туралган кыяр, кызыл борыч һәм урталайга бүленгән бүдәнә йомыркалары белән бизибез.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев