Реклама
Моның өчен кирәк:
- 1 кг кабак;
- 0,5 кг сөяксез ит;
- 100 г башлы суган;
- 60 г сыер мае;
- 20 г он;
- керән;
- тоз;
- төелгән кызыл борыч.
Башта итне зур булмаган кисәкләргә турап, тәменчә тоз сибеп, майда суган белән кыздырабыз. Кабакны турап, йомшарсын өчен сүрән утта тотабыз. Кабак әзрәк йомшаргач, барысын бергә кушып, духовкага тыгабыз. Өстенә суы чыккач, бераз он сибеп җибәрергә кирәк. Кабак кызарып, матур булып пешә. Ә өстәлгә аны өстенә вак итеп уылган керән сибеп бирәбез.
Чыганак: http://agryz-rt.ru/news/ash-su/it-beln-kabaktan-tmle-rizyk
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз