Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Карбызны кышка саклау буеча КИҢӘШЛӘР

Карбызны барыбыз да яратабыз, аныӊ белән рәхәтләнеп сыйланабыз. Алдагы елларда сатучыларда июль айларында күренә торган карбызлар быел май ахыры-июнь башында ук безгә килеп җитте. Кызганыч, инде карбыз сатучылар бу эшләрен акрынлап туктаталар, карбызны бик ашыйсы килсә бары кыйммәтле супермаркетларда гына алырга мөмкин булачак. Сагынып көткән Яӊа ел табынында карбыз булса,...

Карбызны барыбыз да яратабыз, аныӊ белән рәхәтләнеп сыйланабыз. Алдагы елларда сатучыларда июль айларында күренә торган карбызлар быел май ахыры-июнь башында ук безгә килеп җитте. Кызганыч, инде карбыз сатучылар бу эшләрен акрынлап туктаталар, карбызны бик ашыйсы килсә бары кыйммәтле супермаркетларда гына алырга мөмкин булачак. Сагынып көткән Яӊа ел табынында карбыз булса, ул тагын да ямьлерәк булыр иде. Ә бит карбызны бәйрәмгә кадәр сакларга була диләр.
Иӊ беренчесе - сакларга әзерләнә торган карбызныӊ өлгергән булуы шарт. Икенчедән - өлгергән карбызныӊ артык зур булмавы кирәк. Өченчедән, сайлаганда карбызныӊ тышкы ягына да игътибар итәргә кирәк, аныӊ тышчасында бернинди эзләр, хәтта аз гына сызыклар да булырга тиеш түгел.
Карбызны сайлап, җайлап алып кайткач, салкын суда юарга һәм корытып сөртергә кирәк. Карбызныӊ яхшы саклану температурасы 1-5 градус җылылык булган караӊгырак урын. Карбызны каты өслеккә куярга ярамый! Аныӊ астына йомшак әйбер салу шарт. Саклана торган урында вентиляция эшләве дә кирәк
Икенче ысул - иӊ җайлысы. Моныӊ өчен киндердән эшләнгән капчыкка карбызны салабыз да, элеп куябыз. Саклану температурасы алдагы ысул кебек.
Өченче ысул. Коры елга комын 10 см. калынлыкта ящикка салабыз, карбызны җайлап утыртабыз һәм кырыйларына күмелгәнчә ком салабыз. Комны тыгызларга ярамый. Ком урынына коры салам да кулланып була.
Һәм иӊ отышлысы - карбызны суда саклау. Карбыз сыя торган һәм су салгач, кырыйларына тиеп тормый торган зур савытка карбызны салабыз, өстенә җайлап салкын су агызыбыз. Карбыз суда йөзеп йөрергә тиеш, төпкә дә тимәсен. Саклау шартлары алдагы ысуллардагы кебек.
Чыганак: http://www.baltaci.ru/tt/headlines/item/15224-yaӊa-elga-karbyiz-saklyiybyiz.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X