Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Каймак торты???

100 г сыер мае яки маргарин 2 йомырка 1 банка куертылган сөт (сгущенное молоко) 1 чәй калагы аш содасы 8 аш кашыгы шикәр комы 1 аш кашыгы какао Крем өчен: 600-700 г каймак 100 г шикәр комы


Эретелгән майны йомырка белән болгатабыз..

Куертылган сөт кушабыз, болгатабыз.

Аш содасын уксус белән күпертәбез һәм камырга кушабыз.

Аз-азлап он салабыз, куе камыр ясыйбыз.

Аны икегә бүләбез һәм берсенә какао салып, болгатабыз һәм майлы табага салып 180 градуслы мичтә 15-20 минут пешерәбез.

Ул арада крем ясыйбыз: шикәр комы һәм каймакны бергә болгатабыз.

Әзер коржларның кырыен тигез итеп түгәрәкләп кисәбез. Калдыкларын ваклыйбыз.

Һәрбер коржны крем белән майлап кат-катлап куябыз. Тортның кырыйларын корждан калган валчык белән сибәбез.

Әзер торты суыткычка куеп суытабыз.

Чыганак:#ТАТАРАШЛАРЫ #РЕЦЕПТЫ #ТАТАРЧА #АШСУ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев