Хуҗабикәләргә файдалы киңәшләр: кәтлит фаршына күпме тоз салырга?
Хуҗабикәләр кәтлит әзерләгәндә күпме тоз салырга, дип аптырый. Пешекчеләр 1 килограмм фаршка 2 бал кашыгы тоз салырга киңәш итә.
Кәбестәне пешергәндә өстенә капкач япмагыз. Пешеп җитәр алдыннан әз генә аш серкәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эшләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була.
Рассольникка кыярны кыздырып яки пешереп салсаң, шулпа тәмлерәк була.
Кызган бәрәңге тәмлерәк булсын дисәгез, суганны аерым кыздырыгыз, соңыннан бәрәңгегә кушыгыз.
Аш пешерүчеләр, зур ит кисәген кыздыргач, аны бүлмә температурасында "ял иттерергә" кирәклеген әйтә. Бу вакытта ит уртасында булган сулар бөтен кисәккә таралып бетә һәм ризык тәмлерәк була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев