Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Кышка фасольле салат әзерләү ысулы

1 кг фасоль, 0,5 кг суган, 0,5 кг кишер, 0,5 кг болгар борычы, 2 кг помидор, 0,5 стакан шикәр, 1,5 аш кашыгы тоз, 250 мл чистартылган үемлек мае, 1-2 ачы борыч, 3 баш сарымсак, 1 чәй кашыгы 70 процентлы аш серкәсе Фасольне пешерәбез, артык изелеп китәрлек булмасын. Суганны һәм кишерне...

1 кг фасоль, 0,5 кг суган, 0,5 кг кишер, 0,5 кг болгар борычы, 2 кг помидор, 0,5 стакан шикәр, 1,5 аш кашыгы тоз, 250 мл чистартылган үемлек мае, 1-2 ачы борыч, 3 баш сарымсак, 1 чәй кашыгы 70 процентлы аш серкәсе

Фасольне пешерәбез, артык изелеп китәрлек булмасын. Суганны һәм кишерне ярымбоҗралап турыйбыз да икесен бергә үсемлек маенда кыздырабыз. Помидорны зур булмаган кисәкләргә бүләбез, болгар борычын ярымбоҗралап турыйбыз.
Кәстрүлгә фасоль, суган белән кишерне, помидор, болгар борычын, тоз, шикәр, май салабыз. Кайнап чыккач, ярты сәгать сүрән утта пешерәбез. Пешеп чыгарга биш минут кала ваклап туралган ачы борыч, сарымсак, аш серкәсе салабыз.
Әзер кабымлыкны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән ябып, астын өскә каратып куябыз. Одеял белән кап­лап куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X