Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Кышка тәмле помидор рецепты

Банкаларны стерильләштерәбез. Помидорларны, дүрткә бүлеп, банкаларга тутырабыз (катырак помидорлар булса, әйбәтрәк).

Шуның өстенә кайнар маринад салабыз һәм, суга утыртып, 20 минут кайнатабыз (йомшак помидорлар булса, 10 минут та җитә). Япканда 1 литрлы банкага 1 кашык аш серкәсе салабыз.

Маринад: 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы үсемлек мае кирәк.

Банка төбенә укроп башы белән 1-2 тырнак сарымсак та салырга була. Аларны салмасаң да бик тәмле килеп чыга. Эйдәгез, эшләп карыйк.

Чыганак:http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/kyshka-tmle-pomidor-retsepty

Фото:https://pixabay.com/ru/niekverlaan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X