Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Кыяр тозладыгызмы әле? Әйдәгез, рецепт алмашабыз. Кемнең кыяры тәмлерәк?

Мин үзем күп еллардан бирле “Татарстан яшьләре”ндә басылган бер уңган хуҗабикә киңәше буенча тозлыйм. “Кетердәп торган кыяр” дип тәкъдим ителгән иде ул. Дөрестән дә, искиткеч тәмле, кетердәп торган кыярлар була.

Мин үзем күп еллардан бирле “Татарстан яшьләре”ндә басылган бер уңган хуҗабикә киңәше (кызганычка, текстының күчермәсен алганмын, авторы юк) буенча тозлыйм. “Кетердәп торган кыяр” дип тәкъдим ителгән иде ул. Дөрестән дә, искиткеч тәмле, кетердәп торган кыярлар була.

Менә ул рецепт:
3 литрлы банка төбенә дүрткә киселгән кишер, 2 баш суган, бер баш сарымсак, бер-ике керән (керән булмаса да зыяны юк), карлыган, чия, лавр яфраклары, бер зонтик укроп, 1-2 борчак кара борыч саласы. Шулар өстенә башлары киселгән кыярларны тезәргә. Башта аларны 3-4 сәг салкын суда тотасы. Банка муенына кадәр әкрен генә кайнар су агызырга һәм 12-15 минут тотарга. Аннары кәстрүлгә суын сөзәргә. Шушы суны кайнатырга куярга да, аңа (бер 3л банка исәбеннән) 5 чәй кашыгы тоз, 10 чәй кашыгы шикәр комы, 100г 9%лы аш серкәсе өстәргә. Су кайнап чыккач, аны кабаттан банкага агызып, калай капкач белән ябып, өстен каплап, 24 сәг тотарга. Аннары салкынча урынга алып куярга.

                                                                               Гөлсинә Гарипова
                                                                                   http://baltaci.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев