Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Өлеш ,вак бәлеш камыры рецепты.

- бер кап ак майны кыргыч(терка) аша чыгарабыз , он , бер чеметем чәй содасы белән уабыз , шуңа 2 тугланган йомырка,1 аш калагы магазин каймагы салып яхшылап туглыйбыз , 150 грамм бүлмә температурасындагы суга 1 аш кашыгы шикәр комы , ярты чәй калагы тоз салып җебетәбез онлы катнашмага кушып камырыбызны яхшылап басып бетерәбез .

Камыр бик йомшак , кулга ябышмый торган була .Бер 15-20 минут каплап торып , камырыбызны ял иттерәбез . Аннары инде вак кисәкләргә бүлеп ,җәеп , эчлекне салып , вак бәлеш ,өлешләребезне ясап ,противеньгә тезеп ,кызган духовкага куеп пешереп чыгарабыз . Кайнар килеш табынга бирәбез .
- (өлеш өчен эчлек : ит,бәрәңге, суган ,тоз ,борыч ,вак бәлеш өчен эчлек : туралган җимешләр , бүрттерелгән дөге ,тоз ,шикәр комы ,ак май,тәм өчен әнис орлыклары салабыз )

Тәмле булсын !

Гөлчәчәк Фәтхуллова рецепты
Чыганак: #ТАТАРАШЛАРЫ #РЕЦЕПТЫ #ТАТАРЧА #АШСУ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев