Үсентеләрне карасаң гына!
Үсентеләрне өйдә үстерүче бакчачылар еш кына төрле каршылыклар белән очраша. Шуларның берсе — үсенте үскән туфракта күгәрек барлыкка килү. Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Бүлмәдә һава начар йөрсә, дымлылык артык яисә бик эссе булса, туфрак өсте ак катлам белән каплана. Шулай ук бакчадан алган туфракның структурасы бик авыр булса, савыт төбенә дренаж салынмаса, үсентеләргә су күп сибелсә, алар салкын тәрәзә төбендә торса, туфрак өсте күкси башларга мөмкин. Савытта күгәрек күренә башлаганчы ук чарасын күрергә кирәк, чөнки аннан үсентеләр череп бетәчәк.
Ике-өч атна саен үсентеләр үскән туфракның өске катламын агач күмере һәм көле белән мүлчәләп торыгыз. Үсентеләрне кышын тышта туңдырылган һәм җылы урында эретелгән, алсу төстәге марганцовка эремәсе белән эшкәртелгән туфракка утыртырга тырышыгыз.
Әгәр ак катлам барлыкка килсә, туфракның “авыру” өлешен алып ташлагыз, яңасын салыгыз. Үсентеләр ныгыгач, күчереп утыртырга кирәк. Күгәректән “дәвалау” өчен савытны якты, җылы урынга куеп, туфракны яхшылап киптерергә киңәш ителә. Аннары туфракның өске катламына елга комы кушып, йомшартырга гына кала. Үсентеләргә салкын су сибәргә ярамый, ул өй температурасында булырга тиеш. Күпчелек бакчачылар кар суын өйдә тотып сибә. Андый суда үсентеләр аеруча әйбәт үсә.
Тәрәзә төбендә утырган гөлләр дә шулай ук “авырый” башларга мөмкин. Күгәрек күренә башлау белән, савыттагы туфракның өске катламын алыгыз, ә аскы өлешенә лимон кислотасы кушылган бер стакан су сибегез. Кислоталы мохит гөмбәчекләргә таралырга мөмкинлек бирми. Алып ташланган туфрак урынына яңасын салыгыз, тик аңа агач күмере һәм көл кушарга кирәклеген онытмагыз. Соңыннан составында фундазол булган махсус эремә белән эшкәртегез. Бу очракта 2 грамм фундазолны 1 литр суга салып болгатырга кирәк. Гөлләр үскән җирне әледән-әле йомшартып торыгыз. Аена ике тапкыр лимон кислотасы кушылган су сибегез. Бер стакан суга ярты чәй калагы лимон кислотасы алына.
Тагын бер киңәш: профилактика өчен аена бер тапкыр алсу төстәге марганцовкалы су белән эшкәртегез. Ләкин куе кызыл төстәгесен сибәргә ярамый, гөлләргә зыян киләчәк. Шулай ук профилактика өчен сарымсакның да файдасы тия. Аны вак кына тураклап гөл төбенә сибеп чыгыгыз. Аннары өстенә су сибегез. Туфрак кипкәч сарымсак кисәкләрен җыеп алыгыз. Мондый ысулны атнасына бер тапкыр кулланырга мөмкин.
Үсентеләр дә, гөлләр дә нәкъ сабыйлар кебек, аларны яратсаң, тәрбияләсәң генә матур булып, күпереп үсә.
Чыганак: Кызыл Тан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев