15 апрель 2018 яңалыклары
-
Кухняны ничек тиз генә җыештырып алырга: 6 лайфхак
Кунаклар киләсе булганда уңган хуҗабикәләр нәрсә генә пешерми! Аннары газны юа-юа тилмерәбез инде. Болай булмасын өчен, пешерә башлаганчы газга фольга җәеп чыгыгыз, ә пешереп бетергәч, пычрак фольганы алып кына ташлагыз.
-
“Хатын чыгып киткәч, тормыштан ваз кичтем"
Элекке танышымны очраттым. Моннан берничә ел элек хатыны белән аерылышкан икән.
-
Кәбестәдән дә коймак пешереп була!
Моңа кадәр кәбестә белән дуслыгым юк иде. Менә бу шәп рецептны тапкач, аңа булган хөрмәтем бермә-бер артып китте. Бу рецептны моңарчы кәбестә коймагы пешереп карамаганнар өчен тәкъдим итәргә булдым. Иманым камил, бу коймакларны ашап карагач, кәбестәгә булган хөрмәтегез артачак кына. Һәрхәлдә, минем белән шулай булды.
-
Йомырка кабыгын ташламагыз!
Йомырканың балаларга да, өлкәннәргә дә файдасы күп булуын күпләр беләдер. Чынлап та, бер йомыркада 6 грамм аксым, 15 грамм төрле майлар, 85 миллиграмм фосфор, 25 миллиграмм кальций, 1,2 миллиграмм тимер һәм бик кыйммәтле витаминнар җыелмасы бар.
-
Гөлләр миңа, саумы-саумы, диләр...
Тәрәзә төбендә үскән гөлләр һәрчак сөендереп, күзләрне иркәләп торсын дисәгез, алар турында аеруча кайгыртырга кирәк.
-
Үсентеләрне карасаң гына!
Үсентеләрне өйдә үстерүче бакчачылар еш кына төрле каршылыклар белән очраша. Шуларның берсе — үсенте үскән туфракта күгәрек барлыкка килү. Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Бүлмәдә һава начар йөрсә, дымлылык артык яисә бик эссе булса, туфрак өсте ак катлам белән каплана. Шулай ук бакчадан алган туфракның структурасы бик авыр булса, савыт төбенә дренаж салынмаса, үсентеләргә су күп сибелсә, алар салкын тәрәзә төбендә торса, туфрак өсте күкси башларга мөмкин. Савытта күгәрек күренә башлаганчы ук чарасын күрергә кирәк, чөнки аннан үсентеләр череп бетәчәк.
-
Чуашстанда су басуда ун яшьлек кыз батып үлгән
Татарстанның Буа, Апас, Кайбыч районнарында язгы су ташулардан шактый авыллар газап чигә. Бу районнарга Чуашстанда башланган Бола, Ырым, Карлы елгаларыннан язгы су ташкыннары килә.
-
Теләчелеләр "Тоталь диктант" яздылар
Буген Теләче урта мәктәбендә рус теленнән диктант яздылар. Райондашларыбызнын ни өчен диктант язуда катнашканын "Теләче" газетасыннан укый аласыз.