Теләче Информ

СОУСТА ПЕШКӘН КЫЗЫЛ БАЛЫК

Рецепт.

1. Кызыл балыкны зур булмаган кисәкләргә бүләбез.
2. Тоз сибеп, 2 яклап җиңелчә кыздырабыз.
3. Балыкны тәлинкәгә алып торып, шул ук табада 1 тырнак сарымсак һәм помидорны кыздырып алабыз. Тоз, тәмләткечләр салабыз.
4. Шунда ук сливки һәм уылган сыр өстибез, яхшылап болгатабыз.
5. Балыкны соуска салабыз, табаның капкачын каплап, 5 минут әкрен утта пешерәбез.
6. Табынга дөге һәм яшелчәләр белән куябыз.
Бик сусыл, тәмле! Миңа духовкада фольгага салып пешерү ысулына караганда әлеге рецепт күбрәк ошады.

 

Реклама

Фото: скриншот инстаграм

Айгөл

http://saby-rt.ru/news/ash-su/sousta-peshkn-kyzyl-balyk

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: