Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Тары белән якмыш

Камыр өчен: 1 аш чүмече җылымса су, 2-3 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 йомырка, ярты чәй калагы тоз, чеметеп чәй содасы, кирәгенчә он кирәк. Шулардан йомшак кына камыр басарга. Камырны зур җәймә итеп җәеп, тәлинкә белән кисеп аласың, коры табада кыздырасың.


Эчлек пешерү. Чуен табаны башта кыздырасың, төбен туң май белән майлыйсың (ботка көймәсен өчен эшләнә). 1 аш чүмече кайнаган су, 1 литр сөт, тоз, 1 чәй калагы шикәр комы һәм юылган ярманы салабыз, ботка өлгереп җиткәндә бераз ак май өстибез.
Әзер кыстыбый тышларының яртысына әзер ботканы салып, икенче ягын каплыйсың. Сары май белән майлап, тәлинкәгә өеп куясың.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Чыганак:#ТАТАРАШЛАРЫ #РЕЦЕПТЫ #ТАТАРЧА #АШСУ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев