Реклама
Ташкабактан (кабачки) нәрсә генә ясап булмый, кайнар ризыклардан алып татлы кайнатмаларга кадәр. Турап катырып куйсагыз, кыш көннәрендә дә кулланып була. Ашлар, закускалар, салатлар, татлы ризыклар, пицца - барсын да санап бетерәм димә! Ташкабакның файдасы турында, шулай ук, бик күп сөйләп була. Әлеге яшелчә С,В витаминнарына, кальций, магний, фосфорга бай. Ташкабакны...
Ташкабактан (кабачки) нәрсә генә ясап булмый, кайнар ризыклардан алып татлы кайнатмаларга кадәр. Турап катырып куйсагыз, кыш көннәрендә дә кулланып була. Ашлар, закускалар, салатлар, татлы ризыклар, пицца - барсын да санап бетерәм димә!
Ташкабакның файдасы турында, шулай ук, бик күп сөйләп була. Әлеге яшелчә С,В витаминнарына, кальций, магний, фосфорга бай. Ташкабакны төшләре, кабыгы белән пешерергә киңәш итәләр. Бу очракта ул аеруча да файдалы була.
Без татлы, баллы тортларга ияләшкән. Ташкабактан ясалган торт закуска өчен менә дигән ризык! Салатлар да читтә торсын. Шулай итеп, безгә кирәк булачак:
ташкабак, йомырка, он,помидор, сарымсак, майонез яки каймак, сыр,укроп, петрушка, көнбагыш мае.
Пешерү тәртибе:
Ашларыгыз тәмле булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз