Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

"Тутырылган борыч"

Рецепт.

Ингредиентлар ( 6 шт борыч өчен):
Ит 350 грамм
Дөге 50 грамм (якынча 3 аш кашыгы)
Борыч 6 шт
Бәрәңге 5-6 шт
Суган 3 шт
Помидор 2 шт
Кишер 1 шт
Сарымсак 3 тырнак
Сыер мае 15-20 грамм ( яшелчәләрне кыздырыр өчен)

Ит һәм бер суганны иттарткыч аша чыгарабыз. Калган ике суганны, помидорны, сарымсакны вак итеп, бәрәңгене озынчалап турыйбыз, кишерне угычтан уабыз. Казанда, сыер мае салып, иңберенче суган белән сарымсакны, аннары шулар янына помидор белән кишер салып 5 минут кыздырабыз.
Фаршка дөге, 2 аш кашыгы яшелчәләрне, тоз, борыч салып болгатабыз. Юып чистарткан борычлар эченә фаршны тутырабыз.
Казанга борычларны, алар өстенә бәрәңге, яшелчәләрне салабыз. Тәменчә тоз, тәмләткечләр, су салып казанның капкачын капкачлыйбыз да пешерергә утыртабыз. Уртача утта 40 минут тирәсе пешерәбез.

Фото: скриншот инстаграм

Айгөл Муллагалиева

Чыганак: http://saby-rt.ru/news/ash-su/tutyrylgan-borych

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев