Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда таксистны үтергән егетне тоткарлаганнар

Таксиситның мәетен Шигали авылында, ә аның җимерелгән машинасын Макеевка авылы янында тапканнар.

Татарстанда таксистны үтереп, аның машинасында очрашып йөргән кызын Волжскига алып киткән егетне тоткарлаганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.

Татарстан буенча Эчке эшләре министрлыгы хәбәр итүенчә, 18 сентябрьдә Казанда яшәүче полициягә мөрәҗәгать иткән. Кыз алдагы кичтә аңа кунакка Марий Элда яшәүче 26 яшьлек егете килүен һәм алар сәфәргә барырга уйлауларын сөйләде.

«Алар такси чакырган һәм Шигали авылы ягына киткәннәр. Берникадәр вакыттан соң кыз чыгарга теләвен әйткән һәм урман посадкасына кереп киткән, ә ир-атлар арасында бәхәс чыккан. Кызның сүзләренчә, ул егетенең машина йөртүченең күкрәгенә берничә тапкыр пычак белән чәнчүен күргән. Ул кычкырган һәм ир-ат кача алган», — дип сөйләделәр полициядә.

Бу хәлдән соң егет дус кызын машинага утыртып, Волжскига илткән. Икенче көнне кыз егеттән качкан һәм узгынчы машинада Казанга кайткан, полициягә шалтыраткан. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, иртән 19 сентябрьдә Шигали авылында урманда 31 яшьлек егетнең мәетен тапканнар. Аның күкрәгендә җиде пычак эзе булган. Берникадәр вакыттан Макеевка авылы янында йөртүчене җимерелгән автомобиле дә табылган.

 

«Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Оператив-эзләү чаралары вакытында Волжскида үтерүдә шикләнелгән егет тоткарланган. Ул беркайда да эшләмәгән», — дип сөйләде Эльвира Газизова.

Эчке эшләр министрлыгында берничә көн элек бу егетнең тагын бер кешене талавын ачыклаганнар. Ул зыян күрүченең чылбырын, беләзеген һәм смартфонын алган.

Фото: соцсети

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X