Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Башкортстанда сыер көтүе балаларга ташланган

Узган ялларда Башкортстанның Туймазы районындагы Яфрак авылы янында сыер көтүе балаларга ташланган. Сабыйлар төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә китерелгән

Сыерлар көндез яланда көтүчесез үлән уртлап йөргән. Кайбер матбугат чаралары язуынча, алар лимузин токымыннан булган. Көтү янынан өч баласы һәм эт белән бер хатын-кыз узып барган. Эт малларга өреп җибәргән, сыерлар өрккән һәм кешеләр янына килә башлаган. Балалар качып котыла алмаган, аларга нык зыян килгән, дип яза "Башинформ". 
 
Хәзер килеп чыккан хәлне тикшерү бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев