Авыл мәдәният йортларында, клубларда “Бай мираслы Теләчем” дип исемләнгән сәнгать фестивале уңышлы дәвам итә. Аның чираттагысы, 22 октябрь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында узды.
Әдәби - музыкаль композиция башланып киткән, җыйнак, әмма үз эченә барлык таләпләрне алган концертта Урта Мишә, Баландыш авылы һәвәскәрләре актив катнашты. Наянлык та, ихласлык та һәм сөйкемлелек тә җитәрлек үзләрендә. Мондый чакта халкыбыз әйтемендә: “Кечкенә дә төш кенә диелә”. Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшинның шәхси үрнәк күрстеп “Энҗе” вокаль ансамбле составында җырлап һәм сәхнә уртасына чыгып, үт сиптереп биюе үзе ни тора! Әлегедәй матур үрнәк Олы Мишәдә гармунда сыздырган Фәргать Җамалетдинов һәм Әбдедә, сәхнәне җыр - моңга күмгән Нияз Рәхмәтуллин тарафыннан күрсәтелгән иде.
Баландыш авылы мәдәният йорты сәхнәсендәге концерт, беренче чиратта, Зәринә Хаҗиева (җыр), Мәрьям Йосыпова (җыр), Кәрим Сибгатов (мөнәҗәт әйтү, фестиваль өчен оригиналь жанр) кебек сәләтле балаларның һәм укучы балалардан торган ”Бәйрәм”, “Сәйлән” бию төркемнәренең чыгышы белән истә калды. Өлкәннәребездән исә бу көнне ирле - хатынлы Филүзә һәм Фидәил Сәгъдиевлар (җыр), Рәшит Гусамов (җыр), Илсаф Тимербайев (җыр, нәфис сүз) Гөлгенә Сафина (җыр), Миләүшә Нәҗипова (җыр) сәхнә тотты. Аларның һәм “Энҗе” вокаль ансамбленең чыгышы тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды.
Тамашаны бай, тирән эчтәлекле сценарие белән гаять дәрәҗәдә аһәңле итеп Алинә Газетдинова белән Илсаф Тимербайев алып барды. Күпчелеген Урта Мишә авылы ир - егетләре тәшкил иткән гамунчылар ансамбле чыгышы аерым мактауга лаек. Алар районыбызның яңадан торгызылуына 35 тулу уңаеннан бай, эчтәлекле күргәзмә урнаштырылган фойены да, сәхнәне дә халкыбызның илаһи моңнарына күмделәр. Шундый сәгать җанлы ир - егетләребез булганда, авылларыбызда гармун моңнары тынмаячак әле.
Нет комментариев